Апастово-информ
Иконка канала �Апастово-информ

Апастово-информ

16 подписчиков

225просмотров

Олы Болгаер авылы мәчетендә, читтә яшәүче авылдашлары ярдәме белән, Мәүлид мәҗлесе узды. Бу мәҗлестә район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигьмәтҗанов, Мирхәт хәзрәт Җамалиев, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлүсә Миңнебаева да катнашты. Мәҗлестә вәгазьләр тыңланды, салаватлар әйтелде, мөнәҗәтләр яңгырады. Мул табыннар әзерләнеп, апа-абыйлар тәмле сыйлардан авыз итте. -Авылыбызның читтә яшәүче ул-кызлары изге эш башкара. Алар авыл тормышы белән янып яши, ярдәм итә. Үткәргән мәҗлесебез, укыган догаларыбыз кабул булсын. Махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-имин, җиңү белән кайтсын”, - ди Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина.

155просмотров

Татар Черкене авылыннан Илнур Әминов 2022нче елда мобилизациягә эләгә. Инде менә дүрт ел ул махсус хәрби операциядә катнаша. Туган ил иминлеге өчен күп көч куя. Авыр чакта һәрвакыт сугышчан дусларына ярдәм кулын суза. Туган җиренә, халкына батырлык үрнәге күрсәтә. Видео: Гөлназ Вәлиева #Татмедиа

161просмотр

Шәмәк авылында мөселманнар өчен изге һәм әһәмиятле айларның берсе булган Рабигыль-әүвәл ае уңаеннан вәгазь кичәсе узган. Мәҗлес Коръән аятьләре уку һәм дога кылу белән башланып киткән. Кичә барышында катнашучылар салаватлар әйткәннәр, Расүлебез Мөхәммәднең тормыш юлы, күркәм холкы һәм үгет-нәсыйхәтләре турында вәгазь тыңлаганнар. “Мондый рухи очрашулар динебез кыйммәтләрен яшь буынга җиткерүдә, мөселманнарны берләштерүдә һәм үзара җылы мөнәсәбәтләрне ныгытуда зур әһәмияткә ия. Мәҗлесне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын. Раббыбыз барлык изге гамәлләрне кабул итсен!”, - дип хәбәр итте район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов.

75просмотров

Сәүдә объекты Татарстан Кулланучылар берлеге ярдәмендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең авыл торак пунктларында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү һәм аларны җайланмалар белән тәэмин итү, блок-модульле пунктларны төзү» республика программасы буенча төзелгән. #татмедиа

83просмотра

Иске Әнәле авылында яшәүче Талия әби Гыймадиева туган көнен якыннары янәшәсендә, мул табыннар артында, сөенеп каршы алды. Акъәбине район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов котлап, район башлыгының Котлау открыткасын тапшырды, чәчәк бәйләме бүләк итте. Шәһәр тибындагы Апас поселогының башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина да иң изге теләкләрен җиткереп, бүләге белән сөендерде. #татмедиа

222просмотра

Бу юлы сәхнәгә Апасның “Яшьлек” яшьләр үзәге, Апас спорт мәктәбе, “Алтын алка” боз сарае, “Апастово-информ” һәм “Таттелеком” коллективлары чыкты. Кичә җыр-моңнарга, матур биюләргә, нәфис сүз һәм җылы теләкләргә бай булды. Чыгышлар туган як, мәхәббәт һәм дуслык темаларына багышланды. Катнашучылар арасында “Апастово-информ” коллективының да булуы хезмәттәшләребезнең иҗади сәләтләрен тагын бер кат ачып салды. Чара “Коллективлар төрле булса да, безнең барыбызны да бердәмлек, татулык, хезмәттәшлек кебек сыйфатлар берләштерә. Бердәм булганда - без көчле” дигән сүзләр белән тәмамланды. Тамашачыларның көчле алкышлары концертның югары дәрәҗәдә оештырылуын дәлилләп торды.

211просмотров

Барлыгы 8906 тонна ашлык җыеп алынган. “Шагабиев” хуҗалыгы хезмәтчәннәре 23 август көнне бөртекле культуралар уңышын җыеп алу эшен төгәлләүгә ирешкәннәр. Урып-җыю эшләре барлыгы 1464 гектар мәйданда башкарылган. Барлыгы 8906 тонна ашлык җыеп алынган. Бер гектардан уртача 60,8 центнер уңыш чыккан. “Урып-җыю эшләрен оешкан төстә, уңышлы башкарып чыктык. Алда көнбагыш уңышын җыеп алу бурычы тора”, - дип хәбәр итте хуҗалык җитәкчесе Илнар Шагабиев.

137просмотров

Бәйрәм гомер итүчеләр һәм бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашлар иганәчелегендә узды. Бәйрәмне авылның иң актив кешеләре оештырды Авыл көненә дип килгән җитәкчеләрне, кунакларны баллы чәкчәк, гармун моңнары, татар җырлары белән каршы ала чурибурашлылыр. #Татмедиа#летовтатарстане