Караборнаш авылында яшәүче Әминә әби Насыйхова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Акъәбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының котлау открыткасы тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Коштавылы авыл җирлеге башлыгы Хөҗәт Сабиров иң изге теләкләрен юлладылар.
Изге күңелле эшмәкәр Лилия Зәйнуллина һәм аның гаиләсе райондашларны кабат мул сыйлы өстәлләр артына җыйды.
Корбан ашына дин әһелләре, мөмкинлеге чикле райондашлар, балалар һәм аларның әниләре, махсус хәрби операциядә Ил иминлеге өчен көрәшүче, батырларча һәлак булган егетләрнең якыннары, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче балалар чакырылды. Ашка корбан чалынып, мул сыйлы табыннар әзерләнгән иде.
Корбан ашына килгән райондашларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләп, Лилия Зәйнуллинага олы хөрмәтен белдерде.
Сагынганда ак болытка кара,
Ак болытлар булып мин агам.
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, димә,
Күз яшьләре булып мин тамам...
Сагынганда ак буранга кара,
Ак бураннар булып мин явам.
Ак бураннар адаштыра, димә,
Адаштырган сине мин һаман...
Сагынганда ак диңгезгә кара,
Ак диңгезләр булып мин агам.
Ярларына дулкын кага, димә,
Йөрәгеңә килеп мин кагам...
Ә. Атнабаев
Концертлар һәр чәршәмбе көнне Апасның Үзәк ял паркында сәгать 19.00дә башлана😍
Әлеге мәдәни чаралар район халкына һәм кунакларга күңелле ял итү мөмкинлеге бүләк итә. Узган атнада үзәк хастаханәсе коллективы райондашларны күңелле ял иттерде👏
Чираттагы концерт 17нче июнь көнне булачак. Тамашачылар алдында Апас мәктәбе, "Салават күпере", "Кояшкай" балалар бакчасы коллективлары чыгыш ясаячак.
Әлеге концертлар район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән һәм "Татарстанда җәй" проекты кысаларында уза.
0+
Район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән җәй дәвамында оешмаларның иҗат концертлары узачак😍
Концертлар һәр чәршәмбе көнне Апасның Үзәк ял паркында сәгать 18.00дә башланачак. Әлеге мәдәни чаралар район халкына һәм кунакларга күңелле ял итү мөмкинлеге бүләк итәчәк. Узган атнада Аграр көллият коллективы райондашларн ы күңелле ял иттерде.
0+
Көрәш быел да бик кызу һәм мавыктыргыч булды. Келәмдә иң көчлеләр бил алышты. Яшьләр янәшәсендә көрәш ветераннары да бар иде. Шулай ук Казан шәһәреннән дә бик күп яшь көрәшчеләр кайтты. Әмма беренче урынга һәм баш батырга район данын яклап, республикада көрәшеп йөргән спортчылар гына дәгъва кыла алды.
Апас Сабан туеның баш батыры булып кабат Раян Нургалиев калды. Яшьләр арасында батыр – Азбаба авылыннан Камил Зыятдинов.
Раян Нургалиевның яшьләр арасында Сабан туе батыры булып калганы бар иде. Шулай ук Казан Сабан туенда да баш батыр исемен горур күтәргән егет ул! Сабантуй аңа тагын да онытылмас мизгелләр бүләк итте. Ул икенче рәттән Сабантуй келәмендә иң көчлесе!
Ранис Тимергалиев яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен “Сугышчан батырлык өчен” медале һәм “Батырлык ордены” белән бүләкләнде. Ранис-Чүрибураш авылының тырыш, хезмәт сөюче Ромиль һәм Залия Тимергалиевларның олы уллары. Өч энекәшенә дә кайгыртучан абый, олы терәк ул. Ранис Тимергалиев 18 яшьлеген каршылаганнан соң, контракт төзеп Ил сагына баса. Беренче көннәрдә үк ул штурм ротасы бүлекчәсе гранотометчик ярдәмчесе итеп билгеләнә, дрон операторы булып та хезмәт итә. Шул вакытта беренче тапкыр яралана.
“Җиңү варислары” дип исемләнгән чара Апасның Туган якны өйрәнү музее коллективы тарафыннан оештырылды. Велоквест быел икенче тапкыр тагын үзенчәлерәк үтте. Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды. Чарада Апас мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары катнашты. 👍
Быел Апаста Сабан туена «Сөлге җыю» йоласы үзенчәлекле итеп оештырылып, бәйрәмчә киенгән мәдәният хезмәткәрләре оешмаларга кереп, бәйрәм рухы өләштеләр, күчтәнәчкә — чигелешле сөлгеләр, яулыклар җыйдылар. Аларны район хакимиятендә, “Апастово-информ”да, район мәгариф бүлегендә, исәп-хисап оешмасында җылы каршы алдылар. “Салават күпере” балалар бакчасы нәниләре исә аеруча сөенделәр.
Шыгай авылында мәдәният хезмәткәрләре балалар белән берлектә Сабантуйга бүләк җыйды.
Авыл урамнарына җыр-моң, шат авазлар таралды. Хуҗа-хуҗабикәләр исә яулык, сөлгеләрен әзерләп көтеп тордылар.
“Авылыбыз бердәм һәм милли йолаларны саклап яши. Без Сабантуйга әзер!” – ди клуб мөдире Дамир Камалиев.
Россия Чик сагы хезмәтенә 108 ел тулу уңаеннан һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләр истәлегенә Апаста зур автойөреш оештырылды.
Чарага Апас, Буа, Кайбыч, Кама-Тамагы районнарының чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән кыю йөрәкле егетләр, абыйлар җыелып, бер-берсе белән күрешеп, бәйрәм белән тәбрик иттеләр, чик сакчылары һәйкәленә чәчәкләр салдылар.Апас урамнары буйлап флаглар белән бизәлгән машиналар колоннасы хәрәкәт итте. Тирә-юньгә горурлык, патриотлык хисе белән сугарылган бәйрәм рухы таралды.
