“Татарстан Республикасында 2026нчы елның 1нче апреленнән 1нче июненә кадәр Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган икеайлык игълан ителде. Әлеге чорда оешмаларда хезмәтне саклау мәсьәләләренә кагылышлы төрле чаралар - түгәрәк өстәлләр, смотр-конкурслар, киңәшмәләр үткәрелә. Аларга эш бирүчеләр дә, хезмәткәрләр дә җәлеп ителә. Икеайлык кысаларында капиталь төзелеш һәм ремонт объектларына да аерым игътибар бирелә. Биредә куркынычсызлык техникасының үтәлеше тикшерелә: эш журналлары, инструктажлар журналлары карала, биеклектә эшләүче хезмәткәрләрнең эш шартлары бәяләнә. Шулай ук шәхси саклану чараларын куллану да контрольдә тотыла - төзелеш каскалары, махсус киемнәр кию мәҗбүри.
Апаста Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган зур әдәби-музыкаль кичә узды
Район мәдәният йортында узган кичә шигырь яратучы балаларны да өлкәннәрне дә бергә җыйды.
Апаста яшәүче Илсөя Сибгатуллова биш елдан бирле тортлар, тартлар, чизкейклар, рулетлар пешереп, якыннарын да, дусларын да сөендерә. Сникерс, медовик, красный бархат, птичье молоко, молочная девочка кебек татлы тортлары - чын сәнгать әсәре. Аларның тәме дә, бизәлеше дә искиткеч. Ул һәрчак үсештә булырга тырыша: төрле укулар үтә, танылган кондитерларның эшләрен күзәтеп бара, рецептларын өйрәнә, шөгыленең яңа ысулларын эзли.
Дәүләки авылы мәктәбенең азык-төлек блогын төзекләндерү эшләре бара
Бәйгедә мәктәпләрдән 18 команда катнаша. Яшь юл сакчылары 6 этап буенча сынала.
“Бәйге юлда йөрү, иминлек кагыйдәләренә өйрәтә. Булачак юл сакчылары сынауларда югалып калмый”, - ди оештыручылар.
Изге дога - җанга дәва. Түбән Балтай авылында яшәүче 90 яшьлек Разыя Нурмөхәммәтованың сулышыннан шифа бөркелә. Ул һәркөнен догадан башлый.
Aпас мәктәбе укучысы Зилә Садыйкова районкүләм шигырь бәйгесенә әзерләнә
Районның Үзәк ял паркында зур өмә оештырылды. Әлеге эшкә “Апастово-информ” коллективы да өлеш кертте.
“Өмәгә оешмалар чыкты. Алар Яр буена, Апас урамнарына бүленгән. Барлык оешма да катнаша. 27 оешма өлеш кертә”, - диде Апас шәһәр тибындагы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
Ул шулай ук оешмалар, хуҗалыклар арасында иң активларны, чисталык-пөхтәлек, матурлык тудыруда үрнәк булучыларны көзгә билгеләп үтәчәкне дә белдерде.
Сатмыш җирлеге хезмәткәрләре Җидекизләү авылы чишмәсенең тирә-юнен чистартканнар. Изге эшкә һәркем теләп кушылган.
Түбән Биябашы авылында яшәүче Язгөлем апа Мифтахова 80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны район башлыгы исеменнән район Советы Аппараты җитәкчесе Булат Гатиятуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин тәбрикләде.
Язгөлем апа үткән-кичкәннәрен сөйләде, балачагын, яшьлек елларын искә алды.
Язгөлем апа тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстергән. Улы Васил - хәрби һөнәрен сайлаган. Берничә мәртәбә махсус хәрби операциядә дә катнашкан, майор дәрәҗәсендә подполковник вазифасын башкара. Бүгенге көндә Росгвардиядә хезмәт итә.
“Балаларым барысы да тәртипле булдылар. Васил улым - зур горурлыгым. Эше авыр булса да, җаваплы”, - ди Язгөлем апа.
