САРМАН | Иң яңа хәбәрләр | Сарманово нов
Иконка канала САРМАН | Иң яңа хәбәрләр | Сарманово нов

САРМАН | Иң яңа хәбәрләр | Сарманово нов

6 подписчиков

155просмотров

Узган атнада Сарман аграр көллият базасында “Автосессия” республика бәйгесенең район этабы узды. Анда алты егет катнашты. 4 курста укучы Сөлек егете Ислам Әхмәтшин җиңү яулады. Ислам беренче булырмын дип уйламаганын, әмма бар тырышлыгын куюын белдерде. Ул техника белән кечкенәдән кызыксынуын, алты яшьлек чагында ук әтисе һәм абыйлары янында йөреп, аларга булышып тәҗрибә туплавын әйтте. Шулай ук барысына да имин юллар теләде. Район ЮХИДИ бүлекчәсенең баш дәүләт инспекторы Радик Шәмсиев билгеләп үткәнчә, көллияттә укыган егетләр беркайчан да сынатмый, барлык өлкәдә дә алда бара. Ул студентларның юлларда имин йөрүләрен, кагыйдәләрне бозмауларын, юл һәлакәтләренә очрамауларын һәм белем биргән укытучыларының йөзләренә кызыллык китермәүләрен теләде. Инспектор җиңүчеләрне котлады, ә башкаларга киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын теләде. #видеоистория #татмедиа

152просмотра

Ул балачактан ук үз күңелендә иҗатка һәм сәнгатькә омтылыш тоя: рәсем, кызыл балчыктан сыннар ясарга ярата. Әти-әни генә түгел, әби тәрбиясен дә күреп үскән кыз күңелендә дингә омтылыш та бик иртә уяна. –       Кайчак миннән: «Дингә кайчан килдегез?» – дип сорыйлар. Дингә килү, китү, дип әйтү, минемчә, дөрес түгел. Дингә кайтып кына була. Фитри иман, ягъни Аллаһка ышану кеше күңеленә ана карынында ук салына. Кешенең күңеле дөрес булса, Аллаһ аңа кайчан да булса үзенең барлыгын һәм берлеген белгертә, – ди ул. Ул 9 сыйныф белән бергә Җәлил балалар рәсем мәктәбен дә тәмамлый. Тәрбияче һөнәрен алгач, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының Чаллы филиалында читтән торып белем ала. 2017 елда кул эшләренә тотына: калфак, түбәтәй, хәситә, изү, яка чылбыры, алка, чулпы һәм брошкалар ясый башлый. –       Калфак ясый башлагач, ул татарларда киң таралсын, барлык хатын-кызлар да милли баш киеменнән йөрсен, анда татарлыгыбыз чагылсын иде, дип тели идем. Кеше бит кайчан да булса үз асылына кайтырга тиеш. Ул менә шушыны белсә, милләтебез дә мәңге яшәр иде, – ди ул. Күргәзмәләр белән республика районнарына йөри, эшләнмәләре Казанда татар кәләше музеенда да саклана. Күптән түгел Сарманда яшәүче Хәмзә һәм Миләүшә Ганиевлар гаиләсе башкалабыз Казанда «Нечкәбил» конкурсының ярымфиналында катнашты һәм, «Безнең гаилә традициясе», «Гаилә кухнясының үзенчәлеге» һәм «Әти турында сүз» номинацияләрендә җиңү яулап, лауреат исеменә лаек булды. #видеоистория #татмедиа #милләтембизәкләре #миллипроект

139просмотров

«Милләтем бизәкләре күңелне бизәкләде» дип исемләнгән милли проектка старт бирәбез дип хәбәр иткән идек. Чираттагы героебыз — Иске Кәшер авылында яшәүче Илфира Минһаҗева. Ул матурлыкны ярата һәм үз куллары белән аны тудыра да. Илфира ханым рәсемнәр ясый, күннән төрле брошкалар, беләзекләр ясауга остарган, табигый материаллардан да оста файдалана. Илфира ханымның яшьлеге әтисе колхоз рәисе булып эшләгән чакка туры килә. Әтисе аны, тарантаслы атына утыртып, үзе белән басу-урманнарга алып барган. Үзенең ромашка, мәтрүшкә чәчәкләрен җыеп йөргән чаклары аның әле дә хәтерендә. Табигатькә булган шушы мәхәббәте аның сүрәтләренә дә күчкән. Ул ромашкалар, тузганаклар, алтын төскә кергән көзге табигать рәсемнәрен ясарга ярата. Останың әнисе дә кул эшләрен бик яраткан, озак еллар итек баскан. Әтиләре, әби-бабалары да итек басу белән шөгыльләнгәннәр. Шул осталык, яңача яңара төшеп, Илфира ханымның күңелендә күннән чәчәкләр ясау шөгыле булып оялаган. Күннең ничек матур чәчәкләргә әверелүе белән кызыксынып, ул интернеттагы видеолар аша аның серләренә һәм төрле техникаларына төшенгән. Хәзер гади күн кисәкләреннән күз явын алырлык чәчәкләр һәм беләзекләр барлыкка килә. Табигатьтәге матурлыктан илһам алып, ул иптәше белән бергә төрле шәмдәлләр дә ясый. Бу иҗат җимешләре аның режиссерлык хезмәтендә дә бик ярап куя. Ясаган әйберләрен төрле бәйгеләрдә катнашучыларга бүләк итә. Чөнки кулдан ясалган, җылылык бөркеп торган әйбергә кешеләр һәрвакыт ихлас сөенә. Төп белеме буенча укытучы булса да, Илфира Минһаҗева барыбер сәнгатькә әйләнеп кайткан — культура, рәсем, музыка укытучысына укып чыккан. Хәзерге вакытта халык театры режиссеры булып эшли. Матурлык дөньяны коткара, шуңа күрә аны күрә, соклана белергә һәм һәрвакыт яхшылыкка омтылырга кирәк, дип исәпли оста. Ул барыбызга да дөньябызның һәрчак матур, чибәр һәм ямьле булуын тели. #милләтембизәкләре #миллипроект #видеоистория #татмедиа

258просмотров

Ул — элеккеге архитектор, аучы, балыкчы, мичче, тимерче һәм агач эшкәртү остасы. Аның кулларында гади коры ботак та, агач тамыры да әкият героена яки затлы вазага әверелә. Флер Әхмәтшинның остаханәсенә сәяхәт итәргә һәм аның тормыш юлы белән танышырга теләсәгез, видеоны карамый калмагыз! 👍 Якташыбызга лайк куярга һәм комментарийларда үз фикерләрегезне калдырырга онытмагыз! #Сарман #СарманИнформ #милләтембизәкләре #миллипроект #видеоистория #татмедиа

86просмотров

Райондашыбыз Насыйбуллин Нәҗип Мөҗәрәт улының җыр-моңга мәхәббәте кечкенәдән килә. Ул матур итеп җырлый, гармунда уйный. Тагын бер сәләте бар: каен тузы ярдәме белән, сандугач булып сайрый. Бу осталыкка ул яшь чагында, әтиләре сарык көтүе көткәндә өйрәнә. Каен урманнары янындагы басуда йөргәндә, иң юка гына каен тузын күреп, авызына кабып карый. Башкаларның шулай матур уйнаганын ишеткәнгә, үзе дә сынап карарга була. Башта барып чыкмаса да, әкренләп өйрәнеп җитә. Хәзер исә энесе гармунда уйнаганда, Нәҗип абый аңа кушылып, сандугач булып сайрый. #видеоистория #татмедиа

192просмотра

Сарман авылында яшәүче Венера Сәетшинаның хоббилары бик күп. Ул бакчачылык белән шөгыльләнә, пешеренергә дә бик оста. Тагын бер һөнәре бар – машина йөртә. Венера ханым машина йөртү таныклыгын 18 яшендә алган һәм шуннан бирле 38 ел руль артында. Аның сүзләренчә, хәзерге автомашинасы — иң яратканы һәм төп ярдәмчесе. Машина аңа көндәлек мәшәкатьләрен башкарырга һәм теләгән җиренә барып җитәргә ярдәм итә. Героебыз руль артында йөрүдән зур ләззәт алуын сөйли. Кәефе төшкән чакларда да ул машинасында су буена, болынга яки урманга чыгып китә, шунда тынычланып, табигатьтән яңа илһам алып кайта. #видеоистория #татмедиа

155просмотров

Иске Кәшер авылы егете Ленар Якуповның авыл хуҗалыгы тармагын сайлавы бер дә гаҗәп түгел. Әтисе Алмаз абый районда билгеле алдынгы механизатор булып хезмәт куйды, һәрвакыт макталды. Кечкенәдән гаиләдә туган җиргә, икмәкле туфракка үзгә караш тоеп үскән егетнең күңеленә оеткы күптән салына. Ленарның комбайн артында хезмәт куюына 15 ел чамасы вакыт үткән. Бу өлкәдән китмәвен ул үз эшен яратуы һәм әтисеннән күчкән гадәт белән аңлата — бәләкәй чагыннан ук әтисенә ярдәмче булып йөрү аңа туган җиргә мәхәббәтне канга сеңдергән. Яр Чаллыда физкультура институтын тәмамласа да, Ленарның күңеле басу-кырларга, иген киңлекләренә тартыла. Хезмәт юлын 2004 елда авыл хуҗалыгында башлый ул. Бүгенге көндә гаиләсе белән шәһәрдә яшәсә дә, ел да урып-җыю чорында туган як басуларын иңләргә кайта һәм фидакарь хезмәт куя. #Татмедиа #видеоистория

163просмотра

Сарманның Ленин һәм Терешкова урамнары чатындагы бу почмак йорт яныннан һәркем сокланып үтә. Искиткеч матур бу гөлләр бакчасы — Гөлзәрия Кәлимуллина тырышлыгы. Күп катлы йортта яшәсә дә, ул һәрвакыт җир эшенә кызыккан. Моннан берничә ел элек «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә ишегалды төзекләндерелгәч, ул үз хыялын тормышка ашыра башлый. Матур чәчәк күрсә, акчасын кызганып тормый ул. Киләсе елга интернет-кибеттән тәгәрмәч сыман декоратив җайланмалар да кайтартырга уйлап тора. Кыскасы, ел саен бакчага нинди дә булса үзгәреш кертә, чәчәкләрне дә яңартып тора. Ә бу матур эшкә Чаллыдан килгән оныклары Зилия белән Даян да зур теләк белән кушылалар: чүп уташалар, су сибешәләр. #татмедиа #видеоистория

110просмотров

Яңа Әхмәт авылында гомер кичерүче Шәйхелмәрдан Ризатдинов – II төркем инвалид. Ул шигырьләр яза, гармунда уйнарга ярата. Редакциягә килеп, элек безне дә моңлы җырлары белән ял иттереп китә иде. Беренче тапкыр шигырьне Закирә исемле кызга багышлап язган. - Ферма баганасына бер шигырь язып куйдым мин. Ничек аңга килгәндер, ничек язганмындыр. Шуннан ияреп калды инде ул шигырь дигән нәрсә. Аны тора салып кына язып булмый. Ул вакытта Шәйхелмәрдан абыйга 18 яшь тирәләре булгандыр. - Шигырьнең ике юлы искә төшсә, шул ике юлга карап, дәвам итеп, төгәллисең шигырьне. Тормыш иптәше Гөлүсә апа белән тигез гомер кичерәләр алар. - Береңә берең гаиләдә юл куеп яшәргә кирәк. Хатының әйткәнне ирең тыңласа, ирең әйткәнне хатының тыңласа, гаилә әйбәт булачак. #видеоистория #татмедиа

159просмотров

Рүзәл Вәлиев Әлмәт шәһәрендә туган. Ул кечкенә чакта гаиләсе Җәлилгә күченгән. Поселокның беренче санлы урта мәктәбендә 9 класс белем алганнан соң, егет Әлмәткә музыка көллиятенә укырга китә. Рүзәл баянда, фортепианода уйный, үзлегеннән гитарада уйнарга өйрәнгән. Киләчәктә җырлап карарга да теләге бар. Ул популяр җырчы Илшат Сафин төркемендә дә эшли. Сәләтле егетнең тормыш девизы: “Теләк булса, космоска да очарга мөмкин”. #татмедиа #видеоистория

105просмотров

Быел Рангазарда яшәүче Кәрамиевләр гаиләсе өчен истәлекле даталарга бай булды: 28 майда алар Чик сакчысы көнен, Рәүф абыйның әлеге гаскәрләрдә хезмәт итүенә 60 елны һәм гаилә коруларының алтын туен — 50 еллыгын бергәләп билгеләп үттеләр.Гомер буе балалар бакчасында мөдир булып эшләгән Мәрьям апа белән җаваплы шофер һөнәренә гомерен багышлаган Рәүф абый — икесе дә үз эшләренең осталары. Алар өч бала тәрбияләп үстерделәр, бүген биш оныкларының куанычын күреп, тыныч һәм бәхетле гомер кичерәләр. Рәүф абый авылда имам вазифаларын башкара, ә Мәрьям апа кул эшләре һәм бакчачылык белән мавыга.Гаилә бәхетенең сере — үзара ышанычта һәм хөрмәттә. #Сарман #СармановоИнформ #ГаиләБәхете #АлтынТуй #Рангазар #ҮрнәкГаилә#видеоистория #татмедиа

182просмотра

Сарманда районның машина йөртүче хатын-кызлары арасында «Автоледи-2026» бәйгесе үткәрелде. Катнашучылар ике төрле ярышларда көч сынаштылар: «Юл кагыйдәләре белгечләре» (В категорияле билет сораулары буенча) һәм «Транспорт чарасын автошәһәрчектә йөртү». Нәтиҗәдә бәйгенең җиңүчесе булып Сарманнан Эльвира Андриянова танылды. Аның стажы – 18 ел. Эльвира Андриянова: – «Автоледи» конкурсында катнашу минем елдагы традициягә әйләнде. Менә быел җиңүгә ирештем. #Татмедиа #видеоистория

162просмотра

Рәзинә Миңнегалиева Әлмәт районы Нәдер авылында туып-үсә. Гомер буе нефть тармагында хезмәт куя, ә лаеклы ялга чыккач, массажист һөнәрен үзләштерә. Аның бакчачылык белән шөгыльләнергә дә, «Илһам» халык театрында уйнап, Камал театры сәхнәсендә «Иң яхшы хатын-кыз роле өчен» дипломына лаек булырга да вакыты җитә. Рәзинә ханым шулай ук «Кодагыйлар» ансамблендә җырлый, шигырьләр яза. Ләкин аның иң гаҗәеп һөнәре — борында, таракта һәм башкорт кубызында уйнау. – Борында уйнарга кечкенәдән өйрәндем. Бу уенда борын, тамак, кул катнаша, дөрес итеп тын ала белергә дә кирәк. Ә таракта уйнарга әни өйрәтте. Гармун булмаганда, шул көйләргә җырлап, биеп күңел ача идек, – ди ул. Соңгы бер елда ул Җәлил поселогында яши, ветераннар советына йөри, волонотер буларак маскировка челтәрләре үрә һәм МХО өчен башка кирәк-яраклар әзерләшергә булыша. #видеоистория #видеоклип #татмедиа

90просмотров

Каташ-Каран авылында гомер итүче Сөләйманова Фәния Галиәхмәт кызы – сәүдә ветераны. Аңа 90 яшь тулды. - Мин Сабантуйларын бик яратам. Мин үзем шул вакытта туганмын. Иптәшем белән дә Сабан туенда очраштым. Аңа тормышка да Сабан туенда чыктым мин. Малайларым да шул Сабан туенда тормыш корды. Сабантуй көнендә беренче эш көнем булды минем. - Озак яшәр өчен, бик сабыр булырга кирәк. Күбрәк хәрәкәт кирәк. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дигәннәр. Фәния апа актив тормыш белән яши, замана әбисе. “Ил-көн хәбәрләрен социаль челтәрләр аша күзәтеп бара, “Сарман” газетасын яратып укый, хәтта ВКонтакте үзенең шәхси бите дә бар”, - диде килене Миләүшә. - Еллар тыныч булсын. Балаларым, оныкларым – барысы да исән-сау булсыннар, исән-сау яшәсеннәр. #татмедиа #видеоистория #видеоклип

110просмотров

Җәлил поселогы балалар музыка мәктәбенең «Өмет» инструменталь ансамбленә 2004 елда «үрнәк» исеме бирелә. Ул – халыкара, Бөтенроссия һәм республика конкурслары: - «Казан сөлгесе» халыкара җыр һәм бию, - халыкара «Этномириада» традицион мәдәният һәм халык иҗаты конкурс-фестивальләре, - «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры, - «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивальләре лауреаты. Коллектив шулай ук «Сандугач сайрар илем», Кытайда үткәрелгән «Алтын мәйдан» халыкара традицион мәдәниятләр, Муса Җәлилгә багышланган «Шагыйрь һәм музыка» фестивальләрендә җиңүләр яулый, «Гармунтуй»ның гала-концертында чыгыш ясый. 2020 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына ия була. #Татмедиа #видеоистория #видеоклип