САРМАН | Иң яңа хәбәрләр | Сарманово нов
Иконка канала САРМАН | Иң яңа хәбәрләр | Сарманово нов

САРМАН | Иң яңа хәбәрләр | Сарманово нов

6 подписчиков

6просмотров

Гөлия Хәмидуллина Сарманда яши. Йортсыз-хуҗасыз песиләргә күптәннән ярдәм кулын сузып килә, көн саен аларны ашата. – Һәркөн кич белән урамга йөрергә чыгам. Чыкканда, үзем белән песиләргә дә ашарга алам. Ленин урамы буйлап Ял паркына кадәр менәм, берничә урында туктап, кечкенә дусларымны ашатам. Алар мине таныйлар, көтеп торалар, каршыма йөгереп чыгалар. Барлык кешеләр дә аларга карата мәрхәмәтле булсын иде, – ди ул. Арабызда йортсыз-хуҗасыз хайваннарга ярдәм кулын сузучы игелекле кешеләр булу – бик яхшы. Әмма берничә кеше генә әлеге проблеманы хәл итә алмый. Шуңа күрә йортсыз песи-этләргә карата мәрхәмәтлерәк булсак, хайваннарны урамга чыгарып җибәрмәсәк, аларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итсәк иде, хөрмәтле райондашлар! #Сарман #йортсызпесиләр #ярдәм #хайваннарныяклау #защитаживотных #бездомныекошки

12просмотров

Карашай Саклау авылында яшәүче Фәнил Әхмәтшинның бик уңайлы урындыгы бар. – Бер танышым күптәннән инде шундый әйбер күтәреп йөри иде. «Ник күтәреп йөрисең моны?» – дип сорадым. «Очраштыкмы? Мин менә урындыкны җиргә куям да утырып торам», – ди бу. Ә бу урындыкны миңа узган ел туган көнемә бүләк иттеләр. Чыннан да, күтәреп йөрергә дә җиңел, бик уңайлы да, – ди ул.

9просмотров

Тормышны яратып, бер дә зарланмыйча, язмышка рәхмәтле булып яшик, хөрмәтле дуслар!