Журнал "Магариф"
Иконка канала Журнал "Магариф"

Журнал "Магариф"

2 подписчика

181просмотр

🎪Манежда күпме тамашачы алдындагы буыннар бәйләнеше, цирк сәнгатенең дәвам итүе дулкынландыргыч мизгел булып тарихка язылды: мәктәпкә нигез салучы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе Илдар Игумнов вазифасын дәвамчысына – 20 елдан артык әлеге циркта эшләүче кызы Светлана Шәраповага тапшырды. Цирк мәктәбендә моңарчы түгәрәк рәвешендә эш алып барылса, хәзер профессиональ алды белеме бирелә, сигез ел укырга кирәк. Балалар 6 яшьтән кабул ителә. 160 укучы белем ала. 📃Цирк мәктәбендә шөгыльләнү бушлай, күп әти-әнине шунысы кызыктыра, әлбәттә. Балалар циркның бөтен жанрын үзләштерәләр.