Г.Курсави ис.лицейда быел 27 укучы 9 сыйныфны тәмамлый, 12 укучы - 11 сыйныфны. Уңышлар юлдаш булсын үзләренә! Әти-әниләрен, укытучыларын сөендерергә язсын!
Әтисе һәм әнисе ягыннан нәсел тарихларын җыеп, аны бер китапка туплаучы райондашыбыз Венера Шәфигуллина белән күрешеп сөйләштек. Бар күңелен биреп, киләчәк буынга мирас булып калсын дип башкарган ул әлеге хезмәтне.
#китап #книга
21 апрельдән 12 июньгә кадәр 2027 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү бара. 🏗Киләсе елда шәһәрдә нинди территория төзекләндереләчәге нәкъ менә шәһәр халкы тавыш бирүе буенча билгеләнәчәк.
📈 Арчада бу эшкә волонтерлар да актив кушылды. Тавыш бирү башланган көннән алар җәмәгать урыннарында, урамнарда халыкка тавыш бирү турында сөйлиләр һәм QR-код ярдәмендә тавыш бирергә ярдәм итәләр.
Бер көнне волонтерлар белән без дә Җиңү паркына чыктык.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-volonterlar-saharda-tozeklanderu-obieektlary-ocen-tavys-birerga-iardam-ita
#Весеннийпризыв2026
Районыбызда Архив бүлеге эше ничек алып барыла? Анда күпме документ саклана һәм алар ничек туплана?
Арча районы Архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәмитова белән сөйләштек
