МӘДӘНИ ҖОМГА х БЕЗНЕҢ МИРАС
Иконка канала МӘДӘНИ ҖОМГА х БЕЗНЕҢ МИРАС

МӘДӘНИ ҖОМГА х БЕЗНЕҢ МИРАС

2 подписчика

203просмотра

Журналист Рәшит Минһаҗның Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән әңгәмәсен «Мәдәни җомга» газетасының 25 сентябрь саныннан укый аласыз. Аның белән очрашып, беркадәр гомер йомгагын сүтүен, дин вә мәгыйшәтне ничегрәк килештереп яшәвен сораштык. Шулай ук казыебыздан дини-милли тормышыбыздагы чатаклыклардан арыну өчен нишләргә, дини структураларыбызның киләчәген ничек күрүе турында белештек. Эльза Газизова видеосы

2просмотра

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан һәм татарлар тарихын үз эченә алган әлеге хезмәттә материаллар календарь принцибы белән сайлап алынган. Анда һәр бит сугыш гарасатындагы вакыйгаларны конкрет датага бәйләп яктырта. Календарьда яу кырындагы батырлыклар, фаҗигале югалтулар, бүләкләр, тылдагы фидакарь хезмәт, фронт газеталарыннан сурәтләр, вакыйга шаһитләренең истәлекләре урын алган. Китапның электрон нөсхәсе белән монда танышырга мөмкин http://админ.татаровед.рф/uploads/libraries/original/34b27fa6423603dc806a49cd6ac195b9a701ba25.pdf?1788342358

119просмотров

Бүген «Татмедиа»ның брифинглар залында С.Гобәйдуллинаның 95 еллыгына багышланган «Synesthesia Lab» Халыкара заманча музыка фестивале турында матбугат конференциясе булып узды. Эльза Газизова видеосы

2просмотра

Ни өчен алар шакмак булган? Һәм ни өчен Чыңгыз ханга бу эшне татар кешесе өйрәткән? Борынгы бабаларыбызның карарлары «ярлык»ка язылган. Аның куәте — мөһердә. Иң киң таралган мөһер — зур шакмак. Мәсәлән, Туктамыш ханның бер ярлыгында ул 12 сантиметр зурлыкта! Бу форма чыңгызыйларга Кытайдан килгән. Ә Кытайларны аны борынгы татар-төрки бабайларыбыздан үзләштергән. Кытай елъязмасында гаҗәеп хикәя сакланган. Чыңгыз хан Найман дәүләтен тар-мар иткәч, аннан качкан бер оста әсирлеккә төшә. Бик акыллы һәм зирәк, әңгәмәләрдә һәм фикер йөртүдә оста татар кешесенең кулында мөһер була. Ул ханга: «Салымнар җыйганда, кешеләргә төрле вазифалар йөкләгәндә мөһерләр рәсми таныклык итеп кулланыла», – дип аңлата. Шуннан соң Чыңгыз хан барлык әмерләренә дә нәкъ татар кешесе өйрәткәнчә мөһер сугарга куша. Мөһерләр алтынсу, күк, ал һәм кара төсләрдә булган. Иң югары дәрәҗәдәге ярлыкка «алтынсу» һәм «күк тамга» сугылган. Ә ханның якыннарына кагылышлыларына — «кара тамга». Текст гарәп графикасының куфи язуы белән языла торган булган. Ханнар гына шакмак суккан. Ә менә ханбикәләрнең һәм солтаннарның мөһере башкача — миндаль формалы булган. Алтын Урдадагы мөһерләрне мөхтәрәм остазыбыз Миркасыйм Госманов башлап өйрәнгән иде. Аның китабында 25 мөһернең тасвирламасы бар.   Алтын Урда мөһерләре турында монда укый аласыз https://beznenmiras.ru/news/tarikhi-miras/tatar-ilbaslarynyn-moherlare

126просмотров

👩🏽🪡 Татар дизайнеры Лилия Гәрәева 130 еллык тарихы булган намазлыкны әбисенең истәлеге итеп саклый. Ә сезнең әбиләрегездән нинди истәлекле әйберләр саклана? Эльза Газизова видеосы

242просмотра

Татарның иң бай кешеләренең берсе Нигъмәтулла хаҗи Карымшаков үзенең бөтен акчасын милләт балалары өчен бирә! 19 гасыр. Төмән өлкәсенең Ямбай авылы. Бай салган мәдрәсәдә берьюлы 300 ир бала белем ала. Моннан кала шәкертләрне үз акасына ашата, киендерә, аларга бүләкләр алып бирә, хәтта үзе дә аларга Коръән гыйлемен укыта.  Иң сәләтле укучыларны үз байлыгы хисабына  Мәккә, Мәдинә, Бохара, Мисыр, Истамбул һәм Кышкар мәдрәсәләренә җибәрә. Нигъмәтулла хаҗи үз акчасына авылда кызлар мәктәбе, ике катлы таш мәчет, ашханә, мөгаллимнәр йорты һәм бик зур китапханә төзи. Ул хәтта 3 томлы кулъязма китапны 700 сумга сатып алырга да акчасын кызганмый. Чагыштыру өчен: әлеге суммага 19 гасыр ахырында 30 сыер сытып алырга мөмккин булыр иде. Көннәрдән бер көнне Ямбайда янгын чыгып, ярты авыл көлгә әйләнә. Нигъмәтулла хаҗ сәфәрен бүлеп авылдашлары янына йөгереп кайта һәм аларга үзенең хәләл акчасына 200 гә якын өр-яңа йорт салып бирә. Шушы кадәр акча сарыф итүе Нигъмәтулла хаҗиның эшенә һич кенә зыян китерми, ә аның малы көннән-көн артып, үзе баеп бара. Татарның әлеге игелекле улы турындагы язманы монда укый аласыз.

240просмотров

Мифтахетдин Сәрвәретдин, Газиз Гобәйдуллин, Габделбари Баттал, Мөхетдин Корбангалиев кебек мәшһүрләребезнең үзләре исән вакытта басылган китаплары булып чыкты анда! Әлеге шәхесләр турында «Безнең мирас» журналы һәм сайтыннан укый алачаксыз.

188просмотров

«Алтын мөнбәр» фестивалендә күрсәтелгән «Моң» — режиссеры Софья Чигирова (ул Чаллы шәһәрендә туган) фильмы. Сюжет буенча яшь кыз Алина Санкт-Петербургта диджей булып эшли һәм чит илдә карьера төзү мөмкинлеге ала. Әмма әбисе Нуриянең альцгеймер авыруы турындагы хәбәр аның планнарын үзгәртә. Татарстанга кайтып, ул аның соңгы теләген үтәргә тырыша — туган авылында күмелгән хәзинәне табарга кирәк, ләкин проблема шунда ки: бу авыл күптән су астында калган. Төп рольне Дина Гобәйдуллина («Слово пацана. Кровь на асфальте») башкарды, героиня әнисе образын Ольга Сутулова («Содержанки», «Последний министр») гәүдәләндерде. Моннан тыш, картинада Казан артистлары да төште: Казан Яшь тамашачы театры актрисасы Гүзәл Вәлишина, шулай ук Гүзәл Сибгатуллина һәм Зөләйха Хәкимҗанова. Фильмны төшерү 2025 елның җәендә тәмамланды. Ул Татарстан Республикасының Лаеш районында — Атабай авылында, шулай ук Макаровка һәм Саралы авылларында, Биектауның Алан Бәксәр авылында төшерелде. «Моң» фильмының премьерасы июль аенда Түбән Новгородта узган «Горький фест» яңа Россия киносы фестивалендә булды. Ленар Гобәйдуллин видеосы

121просмотр

Оренбург губернасы татарларының мәдәни-мәгърифәти үсешендә сизелерлек эз калдырган гүзәл затларыбызның берсе – тарихыбызда мәшһүр эшмәкәр һәм хәйрияче буларак урын алган Шакир Рәмиевнең хатыны Гәүһәр Рәмиева. Аның турында сайтыбыздан укый аласыз.