Владимир Ленин турында.mp4
Ленинның Кокушкинодан китүенә 140 еллап вакыт узган. Әмма авыл әле дә аның исемен йөртә. Аның балачагы, күңелле җәйге яллары шушында узган. Монда ул беренче сөргенендә булган, таңга кадәр китаплар укыган, белемен арттырган. Черемышевода аның әти-әнисе кәбен койдырган чиркәү бар, якындагы зиратта бабасы Александр Бланк җирләнгән. Музей берничә тапкыр янгын кичерсә дә, яши, димәк, хәтер саклана. «Синең эзләреңне саклаган» проектының яңа чыгарылышында Ленин эзләре кайда саклануын белерсез. #СинеңЭзләреңнеСаклаган #ЛениноКокушкино #Черемышево #Питрәч
Название:
Владимир Ленин турында.mp4
Категория:
Новости и СМИ