Мультфильм карыйбыз: Көзге әкият
Бер урманда Алтынкай исемле бик тырыш, бик акыллы тиен кызы яшәгән. Аның кызгылт-сары туны, матур йомшак койрыгы булган. Ул бик тиз йөгергән, агачтан-агачка сикергән. Көз җиткәч, Алтынкай кышка әзерләнә башлаган. Иң элек күп итеп гөмбә һәм җиләк җыеп киптергән. Чикләвек, чыршы һәм нарат күркәләреннән кышка запас туплаган. Аннары аларны кәрзиненә салган да, яшерер өчен, ышык урын эзләргә чыгып киткән.
Название:
Мультфильм карыйбыз: Көзге әкият
Категория:
Мультфильмы