Иске Кенә авылы янындагы басуларда кызу эш бара
🌾🚜Иске Кенә авылы янындагы басуларда кызу эш бара. Биредә “Дружба-Агро” җәмгыятенең комбайннары алтынсу көзге бодай кырларны иңли. Искиткеч матур табигать кочагында барган урак өсте күренеше күз явын алырлык. Урып-җыю эшләренең барышы белән танышу өчен без хуҗалыкның агрономы Газиз Сафиуллин белән очраштык. - Уракка өченче августта керештек, Аллага шөкер игеннәрнең торышы яхшы. Хәзер иң мөһиме – уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу, – ди Газиз Сафиуллин.