Тыштан әйбәт булып күренеп, эчтән начарлык теләүче кешеләр белән ничек булырга? | Имамнан сорыйк

Бүгенге чыгарылышта "Начарлык" темасына багышланган сорауларга "Имамнан сорыйк" тапшыруында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов җавап бирә. 01:17 Еш кына үземне шул уйда тотканым бар: бу дөньяда яшәгәндә без начарлык эшләүдән курыкмыйбыз, чөнки җәзасы шул ук мизгелдә килмәскә мөмкин. «Ә, була бит менә, бернәрсә дә булмады әле», - дигән вәсвәсәле уй гүя безне биләп ала. Шул вакытта курыкмый башлыйбыз сыман һәм дөнья безнең алда гына «бии» дигән ялгыш уйга керәбез. Шушы уй куркыта да инде. Хәзрәт, җәзасын хәзер үк тоймаган килеш, ничек үзеңне чикләп, начарлык эшләүдән туктарга була? 11:25 Озак вакыт дөньяви оешмаларда эшләргә туры килде. Төрле коллективларда шуның белән очраша идем: әйтик, мәчеттәге җәмәгать белән чагыштырганда, дөньяви оешмалардагы халык бер-берсенә начарлык эшләүдән, бер-берсен рәнҗетүдән, әләкләүдән, бер-берсенең вазыйфасын алудан һәм «аяк чалудан» курыкмыйлар иде. Мәчет тирәлеге белән таныша башлагач, беренче уем шундый булды: монда, ичмасам, начарлык эшләүдән курка беләләр бугай. Дөнья кешесендә бу курыкмау, «җиде гомере бар сыман» яшәү, начарлык һәм оятсызлык кылудан читенсенмәү кайдан килә икән? Әлеге вәзгыятьне яхшырту юллары бармы һәм алар нинди? 20:28 Тыштан әйбәт кенә булып күренеп, эчтән яхшы булмаган эшләр эшләргә сәләтле кешеләр бар. Белмим, моны икейөзлелек дип атаргамы, яисә хәйләкәрлек дипме, ләкин бу тип кешеләргә ышанып бетеп булмый. Мондый төр кешеләр белән ничек эш итәргә, алар белән ничек булырга, хәзрәт? Алар сиңа начарлык тели килеп чыга түгелме соң? 28:27 Начарлык эшләгәч, вөҗдан хисе борчу, тәүбә итү, башка бу гөнаһка әйләнеп кайтмаска вәгъдә бирү табигый хәл булырга тиештер кебек. Кемнәрнеңдер вөҗданы уянып җитмәгәнме: алар начарлык эшлиләр, ә моның өчен бернинди дә гаеп хис итмиләр. Хәзрәт, эшләгән начарлыгың өчен вөҗданың борчый башлау – бу шул ук иман ныклыгы мәсьәләсеме? Әлеге мизгелдә бу борчылу һәркемгә дә бирелмәскә мөмкин һәм моның өчен һәр кешенең үз вакыты җитәчәк дип аңларгамы? 34:06 Үзен кабаттан эшләргә тартып тора торган начар эшләр бар. Мисал өчен, гайбәт сөйләү. Күпме генә сөйләмим диген, үзең бер рухи дәрәҗәгә җитмичә, аннан туктап булмыйдыр. Мондый начарлыклар һәрвакытта магнит кебек үзләренә тартып тора. Алар белән көрәшергә җиңел түгел. Үзләрен эшләргә тартып тора торган, бәйлелек хасил иткән начар гамәлләрдән ничек тыелырга була?

Иконка канала Телеканал ХУЗУР ТВ
2 147 подписчиков
12+
70 просмотров
7 дней назад

, чтобы оставлять комментарии