САРМАН | Иң яңа хәбәрләр | Сарманово нов
Иконка канала САРМАН | Иң яңа хәбәрләр | Сарманово нов

САРМАН | Иң яңа хәбәрләр | Сарманово нов

6 подписчиков

7просмотров

Әсфия апа янында берничә тапкыр булырга туры килде, алдагы юбилейларында да очраштык. Кайчан барсак та, ул нәрсә белән дә булса гаҗәпкә сала, сокландыра белә. Бу юлы да аның зиһенле, хәтерле булуына, эзлекле сөйләменә шаккатык.

8просмотров

Игелекле райондашларыбыз ярдәме белән кичә Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында авыз ачу мәҗлесе оештырылды. Тулырак: https://sarman-rt.ru/news/rubriki-dlya-gazetyi-na-tatarskom/alil-kartlar-ham-invalidlar-internat-iortynda-iftar-malese-uzdy

7просмотров

Группа образцового ансамбля танца «Жасмин» Сармановской детской школы искусств (руководитель – Раиля миннехузина) стала победителем зонального тура фестиваля «Созвездие-Йолдызлык» в номинации «За творческий поиск».

8просмотров

Бүген Сарманның «Лилия» балалар бакчасында традицион «Яшел ут» смотр-конкурсының муниципаль этабы үтте. Анда районның 9 тәрбиячесе һәм 10 балалар бакчасы катнашты. Катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, «B» категориясе билетлары чиштеләр. Сарман районында «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова бәйгегә нәтиҗә ясады. Алсу Ситдыйкова: – Балаларга юл иминлеге нигезләрен өйрәтү бүгенге көндә бик актуаль проблема булып тора. Безнең районда да бу темага кагылышлы күптөрле чаралар үткәрелә. Менә бүген дә аның чираттагысы үтте – «Яшел ут» исеме астындагы район конкурсы. Бу конкурста районның барлык балалар бакчалары коллективлары катнашты һәм аерым тәрбиячеләр арасында да номинация бар иде. #Татмедиа

8просмотров

Мгер Рстакян — парень удивительной энергии и таланта. В нем гармонично сочетаются артистизм и железная дисциплина. Он покоряет зрителей песнями на родном языке, а его исполнение татарской «Туган тел» искренне удивляет и восхищает гостей. За лучезарной улыбкой Мгера скрывается настоящий атлет. Бокс, каратэ, дзюдо и футбол — он любит спорт во всех его проявлениях. Для него это не просто тренировки, а воспитание силы духа и воли к победе. В каждом его движении — огонь в крови и врожденное чувство ритма. Через танцы и музыку Мгер раскрывает красоту национальных традиций и свою безграничную любовь к жизни. #татмедиа

7просмотров

Гомер буе туган авылы - Мостафинга тугры калган, фидакарь хезмәте белән хөрмәт казанган Хөсәенова Тәгъзимә Нуриәхмәт кызына 7 февраль көнне 95 яшь тулды. Аллаһка шөкер, үз акылында, үз аягында йори, күрә, ишетә. Бүгенге көндә улы Мохтар белән яши. Озак яшәүнең серен хезмәттә күрә. #татмедиа

8просмотров

Бүген Сарманның «Старт чаңгы базасында» Татарстан чаңгы юллары» массакүләм узышлар оештырылды. Көчле җил булу сәбәпле, берничә узыш бергә үткәрелде. Җиңүчеләр һәм призерлар, иң өлкән һәм иң яшь катнашучылар бүләкләнде. Миләүшә Фәрдиева, Саклаубаш авылы: – Кадерле дуслар! Барыгыз да спортны яратыгыз. Аның нинди генә төре белән генә булса да шөгыльләнергә кирәк. Менә күпме бала-чага килгән бүген безнең ярышка. Искиткеч матур шундый бәйге үзе. Танышу, дуслашу, матур итеп, бәйгедә катнашу – бу бик кирәк сәламәтлек өчен дә. Сәламәт булыгыз барыгыз да, спортны яратыгыз!

6просмотров

Закирә апа юбилеен җырлап һәм шигырь сөйләп каршылый Тулырак: https://sarman-rt.ru/news/rubriki-dlya-gazetyi-na-tatarskom/zakira-apa-iubileen-yrlap-ham-sigyr-soilap-karsylyi

7просмотров

«Алдынгылар Хәрәкәте»нең район бүлекчәсе составына керүче егетләр һәм кызлар даими рәвештә җирле оешмаларга сәяхәт кылалар. Күптән түгел алар район Башкарма комитетының архив бүлеге эшчәнлеге белән таныштылар. Бүлек начальнигы Гөлшат Солтангалиева яшьләргә мобиль стеллажлар турында сөйләде. Укучылар аларны йөртеп тә карадылар. Җитәкче аларга шулай ук архив фотоларны, документларны, Дәүләт архивы турында видеоролик күрсәтте, кабинетлар белән таныштырды. «Алдынгылар Хәрәкәте»нең район бүлекчәсе рәисе Инсаф Җәләев хис-кичерешләре белән уртаклашты. Инсаф Җәләев: – Без бүген – район архивында, «Алдынгылар Хәрәкәте» белән. Без төрле оешмаларга кунакка йөрибез, яңалыклар өйрәнәбез. Бүген безнең юлыбыз архивта тукталды. Балаларга ошады, үзем дә архивка әллә кайчан теләк белдерәм идем килергә. Хәзер инде минем «мечта сбылась». #Татмедиа

4просмотра

Клара Кәлимуллина Җәлил поселогының "Дуслык" ансамбленә йөри ✨ 🎤. Ветераннар хәрәкәте активисты ✊. Җирлектә узган чараларның уртасында, һәрвакыт алдынгы сафларда! 🌸🌷