Детский журнал «Сабантуй»
Иконка канала Детский журнал «Сабантуй»

Детский журнал «Сабантуй»

46 подписчиков

163просмотра

Гади генә катыргыдан ниләр генә ясап булмый! Оста куллы Зилә, мәсәлән, мәктәп кирәк-яракларын куярга киштә ясарга өйрәнде.

86просмотров

Рус язучысы һәм драматургы Василий Аксёнов 1932 нче елның 20 нче августында Казанда туа. Кечкенәдән рус шигърияте белән танышып үсә, әдәбиятны ярата.

132просмотра

Август аенда җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгерә. Димәк, уңыш җыяр чак. Шуңа да безнең Зиләбез үз куллары белән кәрҗин ясарга өйрәнде. Сиңа да бик теләп өйрәтер!

106просмотров

Июльдә көннәр әкренләп кыскара, төннәр озыная башлый. Ә якты җәйне бер дә җибәрәсе килми бит әле... Әйдә, аны төнге яктырткыч белән озайтабыз! Зилә мондый яктырткычны ничек ясарга өйрәтер!

74просмотра

Җәйне зарыгып көтсәк тә, кояш каты кыздыра башласа, эсседән ничек качарга белмибез. Ә оста куллы Зилә чарасын тапкан. Җилпәзә белән кызу җәйне җиңел үткәрергә уйлый. Ә син?

41просмотр

8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә нинди бүләк әзерлисе, дип баш ватасыңны белдек тә, сиңа ярдәм итәргә булдык. Оста куллы Зилә йөрәкле брелок ясарга өйрәтер.

26просмотров

Ватанны саклаучылар көненә нинди генә бүләк әзерләсәк тә, янәшәсенә үз кулларыбыз белән ясаган котлау открыткасы куйсак, бүләкнең кадере бермә-бер артачагын син бездән дә яхшырак беләсең, шулай бит? Әйтик, менә мондый открытка ясарга мөмкин.

50просмотров

Урамда кыш, салкын. Кайчак кояш карап, җылытып та куя. Менә шул вакытта күпләр колакчыннар кияргә ярата. Оста куллы Зилә мондый колакчыннарны үзе ясый! Сезне дә өйрәтә!

24просмотра

Ноябрь аенда иң яраткан, иң кадерле кешеләребезнең бәйрәме! Әниләр көненә үз кулларыбыз белән бүләк әзерләп, аларны шатландырыйк әле! Милли бизәкле изү һәр әнигә килешер!

53просмотра

Сыек камырга манып кыздырылган сосискаларны Кореядә шулай дип йөртәләр икән. Үзе тәмле, үзе тиз әзерләнә! Язилә белән Зөләйха бүген сырлы корн-дог пешерергә өйрәтә.

34просмотра

Язилә белән Зөләйха тәмле десерт әзерләргә өйрәтә! Әйдәгез, бергәләп ясап кырыйк, дуслар! Чәйләрегез тәмле булсын!

22просмотра

Мәктәп рюкзагын төрле значоклар, брелоклар белән бизәргә яратуыңны яхшы беләбез. Шуңа да Зилә бүген сине үз кулларың белән значок ясарга өйрәтә.

23просмотра

Тиздән Укытучылар көне. Яраткан мөгаллимегезгә нәрсә бүләк итәргә дип баш ватасызмы? Безнең Зилә аптырап тормады, үз куллары белән чәчәк бәйләме ясарга булды. Сезне дә өйрәтәм, ди!

26просмотров

«Тәмлетамак» сәхифәсен алып баручы бертуган Язилә белән Зөләйха дәресләрдән соң тамак ялгап алу өчен җиңел салат ясарга өйрәтә. Аны катлам-катлам итеп зур тәлинкәгә дә, һәр кешегә аерым десерт савытларына да эшләргә була, ди кызлар.