Апас районына - 96
Апас районы оешуның 96 еллыгы уңаеннан, хезмәте белән данланган, макталган күренекле кешеләр, сәхнә осталары, якташларыбыз, бүген район үсешенә зур өлеш кертүчеләр турында истәлекләр, хатирәләр яңартабыз. Сез дә шәхси архивта булган язмаларны юллый аласыз. “Йолдыз битләрендә язылганча, 1985нче елның мартында Илдар Сәйфетдинов һәвәскәр шагыйрь Шәриф абый Мостафин сүзләренә Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышланган, “Җиңеп кайтты якташлар“ исемле җыр иҗат иткән. Җыр ноталары белән “Йолдыз“ газетасында, “Тамчылар“ сәхифәсендә басылып чыккан. Марш темпында иҗат ителгән әлеге җыр беренче тапкыр “Тамчылар“ әдәбият-сәнгать берләшмәсенең май аенда уздырылган иҗат кичәсендә, 92нче СПТУ укытучысы, сәләтле җырчы Ринат Ногманов башкаруында яңгыраган. Үзенең хезмәт юлында Илдар Сәйфетдинов бик күп һәвәскәр композиторларга эчкерсез ярдәм күрсәтә. Биредә Рөстәм Габдрахманов, Айдар Салавтуллин, Илдарның бик талантлы шәкерте Фирдүс Сәлахов (Апас), Гөлгенә Сафиуллина, Әлфия Гыймадиева, Марс Гайфетдинов (Борындык), Дамир Камалиев (Шыгай), Илдүс Садриев (Тәүгелде), Таһир Сәмигуллин (Үтәмеш), Фәгыйль Сабиров (Болынбалыкчы), Азат Биктаһиров (Зур Күккүз, мәшһүр “Апас вальсы“, “Динар белән Динара“ җырлары авторы) исемнәрен атап үтү дә җитә. Язмада “Апас вальсы”. Шәриф Мостафин сүзләре, Азат Биктаһиров көе. Илдар Сәйфетдинов җырлый. Гөлия Сәлахетдинова блогыннан алынды.