Shorts
- Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге делегация якташлар белән очрашып, туган як сәламнәрен җиткерде, алып килгән күчтәнәчләрне һәм кирәкле әйберләрне тапшырды.
- Килгән һәркем тәмле "Күрше" коктейле белән сыйланды, күбек яңгырында "коенды". Биткә рәсем ясау, төрле мастер-класслар, бушка лотерея, энҗе-мәрҗәннәрдән беләзекләр ясау, биюләр, җырлар бар да ял киченең бер бизәге булды.
- Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов сүзләренчә, барлык комбайннар да уракка әзер, урып-җыю эшләре якын көннәрдә башланып китәчәк.
- “Апастово-информ” филиалының иҗат төркеме районның ДАИ хезмәткәрләре белән берләштерелгән рейдка чыкты. Төш вакытында Апас-Каратун юлында электр велосипедына утырган ир-атны туктатырга туры килде. Тикшерү барышында транспорт чарасы белән идарә итүченең салмыш булуы һәм бу хатаны икенче тапкыр кабатлавы ачыкланды. “Әгәр егәрлеге 250 вттан артмаса, ә тизлеге 25 км/сәг булса, мондый электровелосипед юл йөрү кагыйдәләре буенча гадәти велосипедка тигезләнә. Бу очракта исерек килеш йөргән өчен РФ КоАП 12.29 маддәсенең 3 өлеше буенча җаваплылыкка тартачаклар. Велосипед бу очракта механик транспорт чарасы булып саналмый. Әгәр егәрлеге 250 Вт тан югары булса яки тизлеге 25 км/сәг тән зуррак булса, җайланманы мопед дип танырга мөмкиннәр. Ул вакытта исерек хәлдә идарә итү өчен РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча җаваплылык яный. Бу җитдирәк: 45 000 сум штраф һәм 2 елга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Әнис Гобәйдуллин.
- -Без быел көзге бодайга ике сорт – Скипетр белән Тайгета чәчтек. Язгы бодай - Ликамеро белән Корнетто. Арпаның Вакула сортын утыртык. Алар – кыска сортлар, саламнары азрак була. Безнең төп юнәлеш – башак зурлыгы, тулаем җыеп алу кирәк. Алар керткән ашламаны яхшы үзләштереп, көчне башакка бирәләр. Күбрәк нәтиҗәлелек максатыннан эшлибез. Безгә түбән үзкыйммәт белән мул уңыш җыеп алу мөһим. Сыйфатны беренче урынга куеп эшлибез”, - ди “АгроАктив” хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Рәхимов.
- “Фәрештәнең алтын куллары» Бөтенроссия волонтерлар оешмасы кысаларында районда оешкан “Көмеш волонтерлар” хәрәкәте оста куллы, изге күңелле өлкәннәрне берләштерә. Алар ярдәме белән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен бик күп кирәк-яраклар әзерләнә: тактик носилкалар җыела, сумка-янчыклар, волокуша-носилкалар, яңгырдан саклаучы плащлар, теплоизоляцион одеялолар, дронга каршы ятьмәләр тегелә, маскировка челтәрләре үрелә, коры душ әзерләнә, госпитальдә дәваланучылар өчен махсус җылы оекбашлар бәйләнеп озатыла.
- Апаста яңа төзелгән “Мирас” пансионатында журналистлар, блогерлар өчен матбугат конференциясе узды. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, аның урынбасары Ленар Хантимиров, “Ярдәм” хәйрия фонды рәисе Илдар Баязитов, Болгар ислам академиясе, Татарстан Республикасы җәмәгать Советы җитәкчеләре, “Ярдәм” хәйрия фонды вәкилләре һәм башкалар катнашты. “Мирас” пансионаты уңайлы җирдә урнашкан. Янәшәдә генә мәктәп, кунакханә, спорт объектлары, ял паркы урын алган.
- Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова яшь гаиләләрне котлады.
- Апаста яшәүче Дамир абый Нәбиуллиннан иван чәй ясау буенча лайфхак👍
- Ильзинат Высокобалльник в Апастовском районе по ЕГЭ-2026
- В деревне Деушево, около реки Свияга, прошел музыкально-туристический фестиваль бардовской песни🎤🎻🎸🎼
- 22 июньнән Әлмәндәр авылында “Авылда рәхәт. Әлмәндәрдә рәхәт” лагере эшли башлады. Әлеге лагерьда Әлмәндәрдә яшәүче һәм җәй көне авылга кунакка кайткан 28 бала ял итә. Алар өчен клуб мөдире Лилия Камалиева төрле кызыклы һәм файдалы ял чаралары оештыра. #Татмедиа
- Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Киңәшмәдә 4 мәсьәлә каралды. Кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклау, массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәвефен кисәтү, иминлек кагыйдәләрен чагылдыру, хайваннар катнашындагы юл һәлакәтләрен киметү хакында сүз булды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов җитди таләпләр куйды.
- 23 июнь көнне Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда милли матурлык, зәвык һәм татар рухы бер сәхнәдә очрашты! Республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалы узды. Финалда 12 кыз катнашты. Зона этабында җиңү яулап Апас данын Карабай кызы - Иске Йомралы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Диана Новосёлова яклады һәм “Иң тырыш” номинациясендә җиңү яулады. Бәйгенең этаплары кысаларында катнашучылар белән башкалабыз Казан каласында 10 көн дәвамында киң колачлы әзерлек программасы алып барыла. Бу чорда кызлар милли мәдәният, тарих, гореф-гадәтләр белән тирәнтен танышып, иҗади һәм шәхси үсеш юнәлешләрендә белемнәрен арттыра. Быелгы финал концерты татар кешесен туган җиренә бәйләп торучы җиде төп кыйммәткә нигезләнгән. Алар арасында туган тел, дин һәм имам, милләт тарихы, гореф-гадәтләр, әдәби-мәдәни мирас, гаилә һәм туган ил бар. Концерт программасын бизәп, Татарстан Республикасы дәүләт бию ансамбле дә чыгыш ясады.
