02.02.2024
«Болгар радиосы»нда укытучылар һәм остазлар елына багышланган «Билге» тапшыруы ел дәвамында барды. Һәр айны без тапшыруда катнашкан укытучыларга сезгә дә билге куерга тәкъдим иттек. Иң күп тавыш җыйган укытучы - ай укытучысы булды. Һәм һәр ай җиңүчесе арасыннан “Болгар радиосы” ның “Ел укытучысы”н да билгеләдек. Ел укытучысы булып август ае җиңүчесе - Түбән Кама шәһәре Адымнар күптелле белем бирү комплексының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ялалова Зөлфия Фаел кыз булды! Котлыйбыз!???? Җиңүчебезгә "Болгар радиосы"ннан истәлекле бүләкләр тапшырылды???