Shorts
- 👨🏫 Казан шәһәре Совет районының 108 нче мәктәбе директоры, Татарстан Республикасының «Ел укытучысы – 2024» бәйгесе җиңүчесе Радик Хәбиров республика укытучылары арасында социаль челтәрләрне иң актив алып баручы педагогларның берсе. Аның фикеренчә, хәзерге мәгълүмати киңлектә укытучы өчен социаль челтәрләрдә актив булу аеруча әһәмиятле, чөнки бу белем бирү өлкәсендәге тәҗрибәне таратырга, мәктәп эшчәнлеген яктыртырга һәм киң аудитория белән нәтиҗәле элемтә урнаштырырга мөмкинлек бирә. Видео: Фәния Лотфуллина @magarifgaile
- Кошман мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Розалия Садриева Кошман җирлеге тарихы белән таныштыра.
- "Укытучы абруен гел күтәреп торырга кирәк. Ә балаларны яратмасаң, мәктәпкә якын да килмә. Әнидән бала туа, укытучыдан кеше туа", – ди халык укытучысы, Олы Подберезье мәктәбе директоры Фәнзилә Биктимерова.
- Казандагы 107 нче гимназия директоры урынбасары Лилия Хазбиева сүзләренчә, укытучының социаль челтәрләрдә актив булуы мәктәптә башкарылган эшләрне күрсәтергә һәм тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә.
- Заманнар үзгәрә, сәяси карашлар алышына, шәхесләргә бәя яңача бирелә. Әмма тарихи биналарның әһәмияте кимеми. Киресенчә, вакыт узган саен аларның кыйммәте арта бара. Чөнки музей – үткәнне данлау урыны гына түгел, ә аны аңларга ярдәм итүче киңлек. 🔗 Видео: Мөршидә Кыямова @magarifgaile
- Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы үзәгендә — Александр Бланк утары. Бу урын XIX гасыр рус алпавыт мәдәниятенең үзенчәлекләрен бүгенгәчә саклап килгән сирәк комплексларның берсе. Монда көнкүреш, хуҗалык, гаилә тәрбиясе һәм авыл тормышы бер бөтен булып ачыла. Биредә Владимир Ульяновның балачак җәйләре үтә, ә 1887 ел ахырында ул үзенең беренче сөргенен дә нәкъ менә шушы утарда үткәрә. 📖 ТРның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты бүлеге башлыгы Эльза Бабушева яңартылган агач флигель турында сөйли. Мөршидә Кыямова видеосы
- Аның сүзләренчә, чарада онытылып килгән туй йолалары торгызылып, тамашачыларга тәкъдим ителәчәк. 🎞️ Шулай ук фотоархив форматында төрле елларда узган туйлардан фотосурәтләр һәм туй күлмәкләре күргәзмәсе эшләячәк. 👀Фестивальнең тагын бер үзенчәлеге – Әтнә туена гына хас булган ризыклар белән танышу мөмкинлеге. Кунакларга районның үзенчәлекле милли ризыклары – паштет һәм әлбә тәкъдим ителәчәк. Гүзәл Закирова видеосы @magarifgaile
- «Коллективтагы 40 тан артык волонтёр ханым – милләтнең алтын фонды ул, – ди Гөлфия ханым. – Бер белмәгән ана бер белмәгән егеткә күчтәнәч кенә түгел, күңел җылысын җибәрә. Бу могҗиза түгелме? Шул егетләрнең шалтыратып рәхмәт әйтүләреннән соң, күңелләре тулып елаган ханымнар шул могҗизаны тудыручылар түгелме?» Видео: Ләйсән Низамова
- «Ел укытучысы» һәм Бөтенроссия туган тел укытучылары бәйгеләре җиңүчесе, Казандагы 146 нчы лицейның татар һәм инглиз телләре укытучысы Айсылу Мөхммәтова мәктәптә туган телне укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты. @magarifgaile
- Олы Әтнә мәктәбен тәмамлаган Раяз Сәләхетдинов татар теленең киң кулланылышта кирәклеге хакында сөйли. @magarifgaile
- ⚡️Мирза Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназия директоры Эльвира Сәләхова мәктәп музее белән таныштыра! Видео: Альберт Сабир @magarifgaile
- 📍Киләсе тукталыш – Габдулла Тукай музее. Агач бина ике каттан тора: биредә заллар ясалма фәһем ярдәмендә баетылып эшләнгән. Яңартылган музейда булганыгыз бармы әле?🥹 @magarifgaile
- 🌳 Киләсе локация – Кушлавыч! Биредә Тукаевлар гаиләсе музей-йорты урнашкан. Ул бөек шагыйрьнең әти-әнисе йорты, аның эчке дөньясы хакында... @magarifgaile
